Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Синоптиклар җылы һава торышының кайчан әйләнеп кайтачагын әйтте

Чираттагы циклон Татарстанга яңгырлар һәм салкынча һава торышы алып килде, әмма җылы көннәр әйләнеп кайтачак.

КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, география фәннәре докторы, профессор Юрий Переведенцев бүген «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

«Айның беренче ункөнлеге җылы, тәүлеклек уртача температура +18 градус булды. Августның икенче декадасы нормадан өч-дүрт градуска түбәнрәк булачак, хәзерге вакытта ул +17 градус тәшкил итә. Асылда, икенче ункөнлектә һава торышы сентябрьдәге кебек булачак. Без җылы һәм салкын дулкыннарны күзәтәбез. Циклон дулкыны бер атнадан да озаграк дәвам итә алмый. Шунлыктан салкын дулкын китәчәк, августның өченче декадасы җылы булырга тиеш, тәүлеклек уртача температура +15...+16 градус тәшкил итәчәк», - дип ачыклык кертте ул.

 

РФ Гидрометеоүзәге фаразлавынча, 17 августтан Татарстанда җылыта башлаячак. Киләсе атна башында көндез һава температурасы +19...+22 градус тәшкил итәчәк.

 

  https://tatar-inform.tatar/news/society/13-08-2020/kfu-professory-kazanga-yne-kaychan-yl-nep-kaytachagy-hakynda-s-yl-de-5763289

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X