Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Соңгы дәрес, соңгы звонок... Быел бар да башкача

Башка елларда чыгарылыш укучылары совет формалары киеп, чәчәккә күмелгән алмагачлар янында фотога төшеп, мәктәп еллары турындагы җырларны җырлап, вальс биеп, “Соңгы кыңгырау” бәйрәмен уздыра иде. Ә менә быелгы чыгарылыш сыйныфлары өчен соңгы кыңгырау чыңлармы?


Пандемия яшәешнең барлык өлкәләренә дә үз төзәтмәләрен кертте. Кабул ителгән чикләүләр аеруча мәктәп укучылары тормышына йогынты ясады. Бигрәк тә чыгарылыш сыйныфларына.

Мәктәптә унбер ел буе укып, яңа тормышка аяк басарга әзерләнгән егет һәм кызларга күптөрле кыенлыклар белән очрашырга туры килде, укуның соңгы айларын алар дистанцион рәвештә уздырырга мәҗбүр булдылар. Нишләтәсең, куркынычсызлык чаралары шулай таләп итә.

 Алда чыгарылыш имтиханнары көтә. Аларның вакыты да чигерелде. Бу исә, үз чиратында, укучыларга, аларның хис-кичерешләренә дә тәэсир итмичә калмады.
Зеленая Роща авылы мәктәбендә быел унберенче сыйныфны унбер укучы тәмамлый. Шуларның берсе – Гүзәл Газизова. Гүзәл алтын медальга бара, математика, рус теле, физика һәм география фәннәре буенча имтихан тапшырырга әзерләнә. Киләчәк тормышын экология юнәлеше, яки инженерлык һөнәре белән бәйләргә ниятли.
Ахыргы уку елын шундый үзенчәлекле шартларда уздыру кызганыч, әлбәттә, соңгы дәресләрне мәктәптә, дуслар белән бергә уздырырга иде дә бит, ни дисәң дә, бүтән мәктәпкә кайтмаячакбыз, ди Гүзәл.

 

Тулырак "Заман сулышы"нда укыгыз.

Гөлназ Хәйретдинова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев