Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Социаль җаваплы эшмәкәрлеккә юнәлдерелгән хәйрия акциясе башланды

Россия эшкуарлары көне уңаеннан “Минем бизнесым булыша” хәйрия акциясе башланды.

Республика Президенты катнашында Татарстан экономика министрлыгы тарафыннан оештырылган эшмәкәрләр берләшмәсе очрашуында “#МойбизнесПомогает хәйрия акциясе старт алды. Акция яңача аралашу, эш формалары, региональ социаль җаваплы эшмәкәрлек, волонтерлык, хәйрия фондлары, җирле эшмәкәрләр оешмалары, матбугат чаралары белән эшләүнең яңа алымнарын булдыру , аларга ярдәм итү максаты белән оештырылды. Социаль яктан җаваплы бизнес  коруны , бүген регионнарның социаль-экономик үсешен тотрыклы һәм әһәмиятле фактор буларак карыйлар. Татарстан эшкуарларын әлеге Бөтенроссия хәйрия акиясендә атнашырга  чакыралар. Ул Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан үткәрелә. Әлеге көн кысаларында, яшь эшмәкәрләр катнашында  хәйрия ярминкәләре булачак. Алар җитештергән продукцияне сатудан килгән керем проценты Казан хосписына юнәлдереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев