Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сугышчылар эзе буйлап

Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, шушы көннәрдә шәһәр һәм районның берничә авыл урамнары буйлап "Геройлар юлыннан" автоэстафетасы узды. Әлеге эстафетаның инициаторы - Лениногорскидагы ДОСААФ автомәктәбе. Аларның биш машинасы, Рейхстагның Җиңү байрагын беркетеп, марафонны Белинский урамыннан башлап, "Мәңгелек ут" янына тукталдылар. Марафончылар әйтүенчә, алардагы әләм байракның нөсхәсе генә, ә оригиналы Мәскәүдә музейда...

Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, шушы көннәрдә шәһәр һәм районның берничә авыл урамнары буйлап "Геройлар юлыннан" автоэстафетасы узды.
Әлеге эстафетаның инициаторы - Лениногорскидагы ДОСААФ автомәктәбе. Аларның биш машинасы, Рейхстагның Җиңү байрагын беркетеп, марафонны Белинский урамыннан башлап, "Мәңгелек ут" янына тукталдылар. Марафончылар әйтүенчә, алардагы әләм байракның нөсхәсе генә, ә оригиналы Мәскәүдә музейда саклана икән. Марафонда автомәктәп хезмәткәрләреннән тыш, ветераннар һәм укучылар да катнаша. "Мәңгелек ут" янында аларны мәктәп укучылары, кадет классы каршы алды. Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр куйганнан соң, марафончылар районыбызның Зәй-Каратай, Куакбаш, Шөгер, Керкәле, Сугышлы, Тимәш авылларына юл алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X