Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Табиблар вакытыннан алда баш киемен салмаска киңәш итә

Татарстанда һәм Казанда яшәүчеләр арасында кискен тын юлы һәм грипп авыруы белән бәйле хәл яхшы күрсәткечләргә ия булса да, табиблар профиллактик чаралар хакында онытмаска киңәш итә. Табиблар әйтүенчә, яз башы - организмны алдый торган вакыт. Шуңа да вакытыннан алда баш киемен салырга киңәш ителми, ди белгечләр. Кулланучыларның хокукларын яклау һәм...

Татарстанда һәм Казанда яшәүчеләр арасында кискен тын юлы һәм грипп авыруы белән бәйле хәл яхшы күрсәткечләргә ия булса да, табиблар профиллактик чаралар хакында онытмаска киңәш итә.
Табиблар әйтүенчә, яз башы - организмны алдый торган вакыт. Шуңа да вакытыннан алда баш киемен салырга киңәш ителми, ди белгечләр.
Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе мәгълүматларына караганда, узган атнада - 14-20 мартта, Татарстанда кискен тын юлы авыруларының 14 427 очрагы теркәлгән.Бу 10 меңгә 37,4 кеше туры килә, дигән сүз. Авыручылар арасында "дуңгыз гриппы"ның 20 очрагы да ачыкланган. Казанда авыручылар саны - 6383, ягъни 10 меңгә 53 очрак булган.
http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев