Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан абитуриентлары югары уку йортларына документларны почта аша тапшыра ала

Татарстан Республикасы югары уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды. Авыр эпидемиологик хәл аркасында абитуриентларга документларны сайлаган уку йортларына почта аша җибәрергә рөхсәт иттеләр. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

Документлар «Татарстан почтасы»ның барлык бүлекчәләрендә заказлы хат яки кыйммәтле бандероль итеп, тасвирлама һәм тапшыру турында белешмә белән җибәрелә.

Мондый хатлар көн саен тапшырыла, почта хезмәткәрләре аларга аерым игътибар бирә. Җибәрелгән хатлар вакытында барып җитсен өчен, «Татарстан почтасы» вәкилләре абитуриентлардан түбәндәге кагыйдәләрне үтәүне сорый:югары уку йортында билгеләнгән срокларны исәпкә алып, документларны алданрак җибәрергә; адресны дөрес итеп игътибар белән тутырырга, индексның дөрес язылуына игътибар итәргә; үз адресыгызны тулысынча язарга - бу дөрес тутырылмаган адрес булганда документлар кире кайтарылган очракта мөһим; квитанцияне, аерым алганда, трек-номерны сакларга кирәк.

Документлар тизрәк барсын өчен EMS хезмәтеннән  файдаланып була. «Бу очракта курьер юлламаны алып адресатка илтеп тапшыра. Экспресс-җибәрү булганда трек-номер аша күзәтеп торырга мөмкин», — дип аңлаттылар «Татарстан почтасы» матбугат хезмәтендә.

 

 https://tatar-inform.tatar/news/society/28-07-2020/tatarstan-abiturientlary-yugary-uku-yortlaryna-dokumentlarny-pochta-asha-tapshyra-ala-5759854

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев