Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан эшмәкәрләренә товар билгесен бушлай теркәү мөмкин булачак

Быелгы июль аеннан Икъдисат министрлыгына караган эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды шушы эшне башлады.

Товар билгесен теркәүгә тотылган бәянең 350 мең сумын әлеге фонд түләячәк. “Мой бизнес”  үзәге җитәкчесе,  эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды генераль директоры урынбасары Линара Борһанова: "Элегрәк бу ярдәмнән инновация юнәлешендә эшләүче, кластерларда катнашучылар гына файдалана алса, хәзер исә барлык төрдәге бизнес белән шөгыльләнүчеләрнең дә мөмкинлеге бар, үз товарларының билгесен теркәү эшмәкәрләргә ,эшләп чыгарган товарларының, күрсәтә торган хезмәтләренең конкурентлылык дәрәҗәсен күтәрергә,  аларга танылырга ярдәм итәчәк,”- диде.

Эшмәкәрләргә ярдәм күрсәтү фонды милли проектлар кысаларында, республикадагы урта, кече бизнеска , үзмәшгуль кешеләргә , белемнәрен арттыру, бухгалтерлык, исән-хисап эше һәм тагын күп төрле ярдәм күрсәтә. Ярдәм алу өчен гаризалар Казанда  Петербург урамындагы 28 нче йортта кабул ителә. Тулырак белешмәләрне 8 (843) 524-90-90 телефоныннан һәм https://fpprt.ru/ и https://фасттрек.рф/ сайтында алырга мөмкин.

https://mert.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев