Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда 22 яшьлек бораулаучы үлеме буенча җинаять эше кузгатылган

Татарстанның Чирмешән районында "Гольфстрим" ҖЧҖнең 22 яшьлек бораулаучысы үлеме буенча прокуратура таләбе белән җинаять эше кузгатылган. Шунысы ачыкланган: 1 март кичке 10нар тирәсендә Чирмешән районының Туймәт авылыннан 5 чакрым ераклыктагы бораулау эшләре алып барылган урында бораулау җайланмасын сүткәндә, шушы җайланманың гидравлик цилиндры "Гольфстрим" ҖЧҖнең 22 яшьлек бораулаучысы өстенә төшә. Нәтиҗәдә,...

Татарстанның Чирмешән районында "Гольфстрим" ҖЧҖнең 22 яшьлек бораулаучысы үлеме буенча прокуратура таләбе белән җинаять эше кузгатылган.
Шунысы ачыкланган: 1 март кичке 10нар тирәсендә Чирмешән районының Туймәт авылыннан 5 чакрым ераклыктагы бораулау эшләре алып барылган урында бораулау җайланмасын сүткәндә, шушы җайланманың гидравлик цилиндры "Гольфстрим" ҖЧҖнең 22 яшьлек бораулаучысы өстенә төшә. Нәтиҗәдә, егет имгәнеп, һәлак була.
Фаҗиганең, хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләре таләпләре үтәлеше буенча җаваплы әлегә билгесез затның бу таләпләрне үтәмәве нәтиҗәсендә, килеп чыкканлыгы ачыкланган.
Прокуратура таләбе белән тикшерү органнары тарафыннан РФ Җинаять кодексының 143нче маддәсенең 2нче өлешендә каралган җинаять сыйфатлары буенча ("Хезмәт куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча җаваплы зат тарафыннан бу таләпләр бозылып, саксызлык нәтиҗәсендә, кеше үлеменә китерү") эш кузгатылган.
Чыганак:http://tat.tatar-inform.ru/news/2016/03/09/118880/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев