Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булучылар истәлегенә агач утырту акциясе оештырыла

“Җиңү волонтерлары” хәрәкәте активистлары Татарстанда “Хәтер бакчасы” акциясен уздырачак.

 

Аның барышында Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булучылар истәлегенә агачлар утырту планлаштырыла. Бу хакта Татарстанның ТР Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Анна Захматова «Балалар спорты» партия проектының республика иҗтимагый советы утырышында хәбәр итте.

Министр урынбасары сүзләре буенча,  Хәтер һәм дан елында “Хәтер бакчасы” акциясен республиканың  барлык муниципалитетларда да уздырырга ниятлиләр. Ул шулай ук акциянең Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашында узачагын да әйтеп үтте.

Анна Захматова хәбәр иткәнчә, 21 гынвардан 20 декабрьгә кадәрге вакыт аралыгында Татарстанда «Җиңү Волонтерлары» хәрәкәте активистлары 1076 Бөек Ватан сугышы ветеранына ярдәм күрсәткән.

 

 Чыганак

http://almet-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев