Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда Бердәм дәүләт имтиханын вакытыннан алда 339 укучы тапшыра

Бүген Россиядә Бердәм дәүләт имтиханын вакытыннан алда тапшыру этабы старт алды. Ул 21 марттан 23 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Дәүләт йомгаклау аттестациясен узу урыны буларак Казанның Авиатөзелеш районындагы 37 нче гимназия сайланган. Татарстанда БДИны вакытыннан алда 19 районнан 339 кеше тапшырачак. Алар - Азнакай, Әгерҗе, Алексеевск, Апас, Әлмәт, Арча, Баулы,...

Бүген Россиядә Бердәм дәүләт имтиханын вакытыннан алда тапшыру этабы старт алды. Ул 21 марттан 23 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
Дәүләт йомгаклау аттестациясен узу урыны буларак Казанның Авиатөзелеш районындагы 37 нче гимназия сайланган. Татарстанда БДИны вакытыннан алда 19 районнан 339 кеше тапшырачак. Алар - Азнакай, Әгерҗе, Алексеевск, Апас, Әлмәт, Арча, Баулы, Яшел Үзән, Кукмара, Кайбыч, Лениногорск, Минзәлә, Нурлат, Түбән Кама, Саба, Теләче, Чистай, Чирмешән районнары һәм Казан шәһәре укучылары.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, 21 мартта - математиканың база дәрәҗә имтиханын вакытыннан алда 13 укучы тапшырачак. 23 мартта 14 укучы өчен - информатика, 64 кешегә - тарих фәненнән имтихан үткәрелә. 25 мартта 183 укучы рус теленнән сынау уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев