Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда ел башыннан бирле хастаханәдән тыш пневмония очраклары арткан

1-9 гыйнварда Татарстанда коронавирус инфекциясенең 808 очрагы теркәлгән. Бу турыда Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина әйтте.

 

1-9 гыйнварда республикада хастаханәдән тыш пневмония очраклары 41 процентка, бәйрәм көннәрендә инфекцияне гаиләдә йоктыру очраклары 72 процентка артты, дип искәртте  Патяшина.

«Гыйнварда үсеш темпы 0,7 процент тәшкил итте. Яңа коронавирус инфекциясе йоктыручыларның гомуми саны 14 092 кешегә җитте», — диелә хәбәрдә.

Марина Патяшина сүзләренчә, Яңа ел каникулларында 319 балалар лагеры (шул исәптән шәһәр читендәге 30 лагерь һәм 289 мәктәп яны лагеры) эшләгән. Әлеге лагерьларда 5 меңгә якын бала ял иткән. Шәһәр читендәге 18 лагерь (60 процент) тикшерелгән. Бер лагерьда яңа коронавирус инфекциясен кисәтү буенча тиешле чараларның үтәлмәве ачыкланган.

Татарстанда коронавируска каршы профилактика чараларының үтәлеше буенча «кайнар элемтә» эшли, анда 2020 елның 21 декабреннән 2021 елның 10 гыйнварына кадәр 7 шалтырату килгән.

Тикшерүләрдән соң хезмәткәрләрнең җәмәгать туклануы объектларында һәм спорт кирәк-яракларын прокатка бирү пунктларында битлексез эшләвенә бәйле ике факт расланган, тагын ике факт (кафеның төнлә эшләве) буенча мәгълүматлар ТР Эчке эшләр министрлыгына тапшырылган, өч факт расланмаган.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X