Татарстанда ир сөйгәне учы белән битенә суккан өчен сараена ут төрткән
Ир белән сөйгәне арасында низаг чыккан булган. Сәрхүш ир хатынның сараена ут төртеп качкан. Росгвардия хезмәткәрләре шунда ук ут төртүчене эзләүгә керешкән.
Исерек ирне кайнар эздән тоткарлыйлар. Җинаятьче элек ике тапкыр хөкем ителгән 42 яшьлек җирле кеше булып чыккан.
Хокук сакчылары ачыклавынча, низаг вакытында хатын ирнең битенә ике тапкыр учы белән суккан булган. Ир үч алырга уйлап, сарайга чыккан һәм бензопиладан ягулык алып, ут төрткән. Ут сарайны тиз арада ялмап алган.
Хәзер зыян суммасы билгеләнә, җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
https://vatantat.ru/2022/04/78868/
https://pixabay.com/ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев