Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда күңел ачу үзәкләренә һәм боулингка керү өчен дә QR-код кирәк

Республика Министрлар кабинеты букмекер контораларына, компьютер һәм интернет-клубларга килүчеләргә дә QR-код кирәк булуы турында карар чыгарды.

Татарстанда күңел ачу үзәкләренә, боулингларга һәм ябык аттракционнарга керү өчен хәзер QR-код кирәк. ТР Премьер-министры Алексей Песошин ТР Министрлар Кабинетының шул хактагы карарын имзалады.

«"Сәүдә-күңел ачу үзәкләре (комплекслар)» сүзләрен биналарда урнашкан «сәүдә-күңел ачу, күңел ачу үзәкләре (комплекслар), аттракционнар» сүзләренә алмаштырырга», — дип хәбәр ителә карарда.

Республика Министрлар кабинеты букмекер контораларына килүчеләр өчен генә түгел, компьютер һәм интернет-клублар һәм боулингка килүчеләргә дә QR-код кирәк, дигән карар чыгарды.

Ә «сәүдә оешмаларында беренче чиратта кирәкле товар запасларына ярдәм итү механизмын эшләү» пункты үз көчен югалтты.

Карар бүген үз көченә керде.

Элегрәк «Татар-информ» Татарстанда җәмәгать туклануы оешмаларына Яңа елда иртәнге өчкә кадәр эшләргә рөхсәт иткәннәрен хәбәр иткән иде. 

https://tatar-inform.tatar/news/health/22-12-2021/tatarstanda-k-el-achu-z-kl-ren-m-boulingka-ker-chen-d-qr-kod-kir-k-5845682

https://pixabay.com 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: qr код боулинг