Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда мәйданы 50 квадрат метрдан кимрәк булган кафеларда алкоголь сату тыелды

Татарстанда күп фатирлы йортларда һәм алар янындагы территорияләрдә урнашкан, хезмәт күрсәтү залының гомуми мәйданы 50 квадрат метрга тулмаган җәмәгать туклануы объектларында алкоголь продукциясен ваклап сатуны тыйдылар. Шул хактагы закон проекты ТР Дәүләт Советының 12нче утырышында кабул ителде.

 

«Халкы 500 меңнән артып киткән шәһәрләрдә күп фатирлы йортларда һәм алар янындагы территорияләрдә урнашкан, хезмәт күрсәтү залының гомуми мәйданы 100 квадрат метрга тулмаган җәмәгать туклануы объектларында алкоголь продукциясен ваклап сатуны чикләргә тәкъдим ителә. Татарстанда Чаллы шундый шәһәрләр рәтенә керә. 50 квадрат метрдан кимрәк икән, монысы республиканың барлык муниципаль берәмлекләренә дә кагыла», - диде парламентның Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әлеге мәсьәләнең депутатлар һәм җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уятуын искәртте. «Без республиканың шәһәр, район җитәкчеләре белән җитди эш алып бардык һәм уртак фикергә килдек дип саныйм, - диде ул. - Әлеге мәсьәлә җитди яңгыраш тапты. Без аның хакында фикер алышуга муниципаль берәмлекләрдәге депутатлар корпусын җәлеп иттек».

 

 https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев