Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда “ТАТАРСТАР” талантлы башкаручылар конкурсы старт ала

Татарстанда җырларга яратучылар һәм киң аудиториягә танылырга теләгән кешеләр өчен «ТАТАРСТАР» дип аталган яңа онлайн-шоу һәм җыр бәйгесе башлана. Анда өйдән чыкмыйча да катнашып була – бары тик теләсә кайсы телдә башкарган җырыңны видеога яздырырга һәм оештыручыларга җибәрергә генә кирәк.

 

Бәйгедә катнашучыларның яше, шулай ук эшчәнлек төре әһәмиятле түгел. Иң мөһиме – җырларга ярату һәм социаль челтәрләрдә үзеңне бөтен дөньяга күрсәтүдән курыкмау.

Бәйгедә катнашучыларның таланты өч сайлап алу чыгарылышы туры эфирында (27 май, 31 май, 3 июнь), ярымфиналда (7 июнь) һәм финалда (10 июнь) бәяләнәчәк.

Жюрида һәр этапта Татарстанның танылган шәхесләре, артистлар һәм музыкантлар эшләячәк. Сайлап алу этапларында һәм шоуда җиңүченең исеме жюри әгъзаларының тавышы нәтиҗәсендә генә түгел, ә гади тамашачыларның онлайн-тавыш бирүе ярдәмендә дә ачыкланачак. Тамашачылар һәм жюри әгъзалары биргән баллар нигезендә шоуның җиңүчесе билгеләнәчәк. Калган финалистлар да бүләксез калмаячак.

Заявка бирү тәртибе белән биредә танышырга мөмкин. Сайлап алу этабының беренче чыгарылышы 27 май көнне 19.00 сәгатьтә «ТАТАРСТАР» онлайн шоу берләшмәсендә» узачак, аны шулай ук Татарстан Республикасының рәсми берләшмәсе һәм социаль челтәрләрдәге зур берләшмәләр трансляцияләячәк.

Шоу турында тулырак мәгълүмат белән Одноклассники, Instagram социаль челтәрләре һәм YouTube видеохостингындагы рәсми аккаунтларда танышырга мөмкин.

 

https://tatar-inform.tatar/news/culture/22-05-2020/tatarstanda-tatarstar-dip-atalgan-ya-a-onlayn-shou-m-yr-b-ygese-bashlana-5744724

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X