Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда яз җылы булырга һәм иртә килергә мөмкин, дип кисәтә КФУ профессоры

Быелгы яз татарстанлыларны иртә килүе һәм җылы булуы белән куандырырга мөмкин. Профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев Андрей Кузьминга биргән интервьюсында шундый фикерен белдерде.

 

Галим искәртеп үткәнчә, соңгы айларда республика даими рәвештә Атлантикадан килгән җылы һава массалары йогынтысына эләкте. Әлеге процесс язын да кабатланырга мөмкин.

«Быел Арктика уянмады. Ул, гадәттә, безгә салкыннар җибәрә иде. Шунлыктан яз җылы булырга һәм гадәттәгедән иртәрәк килергә мөмкин», - дип аңлатты Переведенцев.

 

Шул ук вакытта, ул Атлантик һаваның елның нәкъ менә салкын вакытында җылы алып килүен искәртте. Җәен исә әлеге процессның киресе күзәтелә.

«Җәйгә килгәндә, сорау туа. Чөнки Атлантика кышын яхшы җылыта, җәен исә ул салкыннар җибәрәчәк. Безне бары тик кояш радиациясе генә җылытырга мөмкин. Атлантика исә безгә циклон арты циклон җибәрә. Узган җәйдә дә нәкъ шундый хәл күзәтелде», - дип сүзен йомгаклады метеоролог.

 

https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев