Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстандагы бер агрофирма хезмәт хакы буенча өч миллион сум бурыч җыйган

Татарстанда “Тукай” агрофирмасының үз хезмәткәрләре алдындагы бурычы 3 миллион сумнан арткан. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Татарстан Республикасы прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Авыл хуҗалыгы предприятисенең хезмәт хакы түләмәү фактын Татарстан Кукмара районы прокуратурасы ачыклаган.

2017 елның ноябреннән алып 2018 елның февраленә кадәр 143 эшче акча алмаган. Нәтиҗәдә, җитәкчелекнең бурычы өч миллион сумнан арткан.

Прокуратура “Тукай” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директорына карата административ хокук бозу турында эш кузгаткан. 

Хәзер компания җитәкчесе 10 мең сум күләмендә штраф түләргә тиеш.

Бу эшкә прокуратура катнашкач, эшчеләргә хезмәт хакы буенча бурыч тулы күләмдә түләнгән.

Чыганак:http://tatar-inform.tatar/news/2018/04/18/162288/

 Фото: pixabay.com/ru/клуб-аукцион-закон-символ-судья-2492011/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хезмәт хакы бурыч