Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстаннан язгы чакыру вакытында 3 меңгә якын егет хәрби хезмәткә алыначак

Аларның күпчелеге коры җир гаскәрләрен тулыландырачак.

Татарстан һәм Россия буенча хәрби хезмәткә язгы чакыру башланды. Апрель-июль айларында 3меңләп егет армиягә алыначак.  Ә сәламәтлек тикшерү комиссиясен 16 меңнән артык  егет узачак. Бу турыда республика хәрби комиссары Алексей Погодин пресс-конференциядә сөйләде: “ Россия буенча  1нче апрельдән 15 нче июльгә кадәр 134 меңләп , 17 яшьтән 28 яшькә кадәр, хезмәтне кичектерү хокукы булмаган егетләр алыначак.”

Татарстаннан хәрби хезмәткә чакырылучыларның 45%  коры җир гаскәрләренә озатылачак. Росгвардия сафын -10%, хәрби-диңгез флотын -12%, һава десантын -7%, космос гаскәрләрен -11%, ракета гаскәрләрен -8% яңа хәрби хезмәткә алынучы  тулыландырачак. Апрель  азагына  егетләрнең беренче төркеме армиягә озтылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев