Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татлы конфет дип петарда ашаган

Бер хатын ялгыш авызына кәнфит дип петарда капкан һәм тешсез кала язган.

 

Бөекбританиядә яшәүче Лиза Бутройд “шартлаткычны” суыра торган кәнфит дип кабул иткән.

Лиза әйтүенчә, бу бәләкәй шартлаткычлар тартмасы кибеттә кәнфитләр сатылган җирдә торган булган. Кайткач ул аларны авызына капкан һәм алар аның авызында шартлый башлаган.   Лиза ханымның авызы, иреннәре ару гына пешкән.

Берничә атна буе аның авызы янып йөргән. Ул йоклый да, ашый да алмаган.

Пешү бер айдан беткән, ул ай буе гел авыртуны баса торган дарулар белән генә яшәргә мәҗбүр булган. Кибеттә пиротехниканы кәнфитләр яныннан алырга вәгъдә иткәннәр. Хатын, ярый әле берәр баланы кәнфит белән “сыйламаганмын” дип куана. 

Чыганак: Матбугат

http://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/tatly-konfet-dip-petarda-ashagan

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X