Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Төбәгебез иҗатчыларының шигъри тәлгәшләре

Кышкы аклык

 

Җир анабыз елап калган кебек иде,
Озатып калгач киткән кошларны.
Тормыш дәвам итә, без яшибез,
Каршы алып кабат кышларны.

Колач җәеп сәламлибез кышны,
Өметләнеп ап-ак карларга,
Һәр яңа көн безгә куанычлар,
Бүләк итәр диеп таңнарда.

Һәр ата-ана сабый баласына,
Бүләк итсен назын-җылысын,
Энҗе бөртегедәй бәләкәчен,
Аяз күккә чөеп яратсын.

Яңа кышның һәрбер яуган кары,
Йомшак келәм кебек, күрәсең?
Парлы гаиләләрне минем килә
Иң бәхетле итеп күрәсем.

Күңелебез булсын ап-ак кардай,
Каралтмыйкчы Аллаһ хакына,
Тик шатлыктан елмайсын күзләр,
Бәхет яусын газиз халкыма.

Яңа яуган кар өстеннән атлыйм,
Эзем кала арттан шыгырдап.
Үткән юлларымның хатирәсен
Мин беркетәм барлап, шигырьләп.

Илсөяр Сәлахова.

Шигырь – зур шатлык

Шигырьчеләр шигырь яза,
Йөрәкләре янганга.
Сафлыклары тынгы бирми,
Түзә алмый ялганга.

Шигырьчеләр шигырь яза,
Күңеле тулы матурлык.
Язмышына разый була,
Ходай бирә сабырлык.

Шигырьчеләр шигырь яза,
Җылы кирәк җаннарга.
Гашыйк булгач бар дөньяга,
Мәхәббәттә янарга.

Шигырьчеләр шигырь яза,
Матурлыкка сокланып.
Бер генә шигырь язса да,
Аңа инде зур шатлык.

Мәһәрша Вәлиуллова.

Күңел яшь

Олыгайды! Йөзләр олыгайды,
Буй-буй салды еллар эзләрен.
Чаткыларын гына югалтмады,
Һаман шаян минем күзләрем.

Әкрен генә уйлар олыгайды,
Җилбәзәклек китте, югалды.
Тик кайдадыр бик-бик тирәндә
Балаларча изге нур калды.

Олыгайган йөрәк ипләп тибә,
Ярсытырга аны куркыта,
Ләкин тынгы белми әле, мөртәт,
Чибәрләргә күзен ыргыта.

Аяк йөрми - ул да олыгайган...
Чал чәчләргә исең китмәле...
Барыннан да җаннар олыгайган,
Ә күңелләр һаман яшь әле!

Гүзәл Хәлфиева-Талипова

Кышка керү

Кышка кердек, бар дөнья ап-ак,
Тузан да юк, чиста һавасы.
Ә күңелем инде язны көтә,
Килми һич тә кышта каласы.

Үпкәләмә миңа, суык кыш,
Гомер буе язга тартылам.
Күп калмады дип, үз-үземне
Алдый-алдый тынычландырам.

Башкалар да минем кебек микән,
Язны көтә микән бары да?
Ә бит җиргә кояш, яңгыр кебек,
Салкын да кирәк, кары да.

Табигатькә бар фасыл да кирәк.
Шулай булган, шулай булачак.
Вакыт җиткәч җаннарны җылытып,
Җылы язгы таңнар туачак.

Мансур Хәсәнов.

фото: https://pixabay.com/ru/

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев