Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Түбән Чыршылыда “Ягез әле, ханымнар” бәйгесе узды (фотолар)

8 март халыкара хатын - кызлар көнен Түбән Чыршылы авылы халкы шаулатып, җыр - биюләр белән каршы алды. Бәйрәм үткәреләгән көнне Мәдәният йорты халык белән тулган иде. Чыршылының иң чибәр, иң уңган 12 хатын-кызы бәйгедә катнашты. Сыер да сава, бии дә, җырлый да, нәфис сүз белән дә тамашачының күңелен күрделәр....

8 март халыкара хатын - кызлар көнен Түбән Чыршылы авылы халкы шаулатып, җыр - биюләр белән каршы алды.
Бәйрәм үткәреләгән көнне Мәдәният йорты халык белән тулган иде. Чыршылының иң чибәр, иң уңган 12 хатын-кызы бәйгедә катнашты. Сыер да сава, бии дә, җырлый да, нәфис сүз белән дә тамашачының күңелен күрделәр. Ябык күз белән чәчәк букеты да ясап, төрле мәзәкләр дә сәхнәләштереп күрсәттеләр.
Бәйге ахырында 12 ханым күмәкләшеп биеп, күмәкләшеп җырлап та күрсәткәч, хөкемдарлар кызларның барысына да беренче урынны бирмичә булдыра алмады.
Бәйрәм шулкадәр матур үтте. Тамашачылар бик озак итеп катнашучыларга үзләренең рәхмәтләрен белдереп кул чаптылар. Бәйрәмне оештыручы Мәдәният йорты хезмәткәрләре Талига Сәйфиева һәм Раилә Әхмәдиева аеруча зур рәхмәтләрен белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев