Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әти-әниләр, сезнең өчен

* Балагызны ашыктырмагыз. Вакытны дөрес бүлү – сезнең эш.

 

 * Баланы мәктәпкә иртәнге ашны ашатмыйча озатмагыз. Аны алда авыр хезмәт – уку хезмәте көткәнен онытмагыз.

 * Баланы мәктәпкә озатканда аңа уңышлар теләгез, ягымлы сүзләр әйтегез.

* Бала борчуын сезнең белән уртаклашырга теләмәсә, сорашмавыгыз хәерлерәк. Бала тынычлансын, үзе үк барысын да сөйләр.

* Мәктәптән кайткач та баланы дәрес әзерләргә утыртмагыз, 2-3 сәгать ял итеп алсын (1 класслар 1,5 сәгать йоклап алса, тагын да яхшырак). Дәрес әзерләү өчен иң яхшы вакыт – көндезге сәгать 3тән 5кә кадәр, ә кич белән дәрес әзерләргә бөтенләй киңәш ителми.

* Дәрес әзерләгәндә балага мөстәкыйль шөгыльләнергә мөмкинлек бирегез. Әгәр сезнең ярдәм кирәк булса, сабыр булыгыз. Аңа борчылмаска кушыгыз, уңышларын күрегез, мактап алыгыз.

* Җыелган ачуыгызны баладан алмагыз, картлык көнегезгә әче икмәк әзерләмәгез. Чөнки ни чәчсәң, шуны урырсың. Баланың шәхес булып формалашуы, иң беренче чиратта, гаилә тәрбиясенә бәйләнгән. Ата-ана – төп тәрбияче. Тәрбия кылу өчен үзеңә тәрбияле булырга кирәк.

* Начар билгесе өчен баланы ачуланмагыз. Сезнең алдыгызда ул яхшы булып күренергә тели. Шуның өчен дә ул алдаша башларга мөмкин.

 

Фото - Pixabay.com

 http://muslumirc.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X