Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тимәш авылында яшәүче Савельевлар гаиләсендә көчле рух , оптимизм хакимлек итә

Декабрь аенда үзләрен башкалар янында бераз уңайсыз итеп хис итүчеләр, шул ук вакытта тормыш авырлыклары каршында югалып калмаучылар янына барып, хәл-әхвәлләрен белешү гадәте бар.

 

Тимәш авылы китапханәчеләре Зөлфирә Абдуллина һәм Резеда Сираева хөрмәткә лаек гаилә – Владимир Иванович һәм Зөлфия ханым Савельевлар янында булып кайтты. Бу хакта безгә Зөлфирә Абдуллина хәбәр итте.

-    Аларның ишек бусагаларыннан атлап керүгә, өйләреннән җылылык һәм яктылык бөркелеп тора, - ди ул. – Бар җирдә тәртип, чисталык. Бүлмәләрдә матур гөлләр үсеп тора.


Әлеге гаиләгә зур сынаулар бирелә, тик алар күңел көрлеген югалтмыйча, оптимизм белән яшиләр. Зөлфия апага бәхетсезлек 13 яшендә килә. Амбарда ашлык сугу машинасына аягы эләгә... Шул яшеннән ул протез киеп йөрергә мәҗбүр була. Ә Владимир Иванович –  Мурманскида су асты көймәсендә хезмәт иткәндә бәхетсезлеккә очрый. Аңа зур дозада нурланыш алырга туры килә. Соңрак аның ике аягын да кисәләр...
Владимир белән Зөлфия Казанда, протезлар ясый торган заводта танышалар һәм гаилә корып җибәрәләр.
Зөлфирә Абдуллина әйтүенчә, Савельевлар гаиләсе ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер оныклар өчен шатланып яшиләр. Ноябрьдә  гаилә корып яши башлауларының 40 еллыгын билгеләп үткәннәр.

 

Тулырак "Заман сулышы" газетында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев