Заман сулышы

Төнлә Кукмара районында балалар бакчасына ут төрткәннәр

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, янгын бүген төнге берләр тирәсендә Кукмараның Адай авылындагы балалар бакчасында чыккан.

 

Ут белән көрәшүчеләр урында бакча бинасының тышкы диварына ут кабуын ачыклаган. Ялкын телләренең бөтен бинага күчү куркынычы килеп туган.

Ут белән көрәшүчеләр тырышлыгы белән янгынны тиз арада сүндергәннәр. Янгынның мәйданы 1 квадрат метр тәшкил иткән, беркем дә зыян күрмәгән.

ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев агентлыкка белдергәнчә, урынга район прокуроры вазифаларын башкаручы Рамил Зәйнетдинов килгән.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Эшне тикшерүне прокуратура үз контроленә алган.

 https://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: