Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Трассада туңып үлгән Эдуард Зиннуровны соңгы юлга озаттылар

Берничә көн элек Оренбургта трассаларны яптылар, күп машиналар, шактый кеше, шул исәптән балалар буран тозагында калды. Үлем-китемсез дә булмады. 31 яшьлек Орск егете Эдуард Зиннуровны тәүлектән артык эзләделәр. Аның белән элемтә Орск-Оренбург трассасының 68 километрында, Медногорск шәһәре тирәсендә өзелгән.Без бу турыда язган идек:http://www.zamansulyshy.ru/tt/hbrl/item/5788-orenburg-өlkәsendә-buran-vakyityinda-yulda-kaluchyilar-nichek-isәn-kalularyin-sөylә 4 гыйнвар көнне Эдуардның гәүдәсен машинасыннан ерак...

Берничә көн элек Оренбургта трассаларны яптылар, күп машиналар, шактый кеше, шул исәптән балалар буран тозагында калды. Үлем-китемсез дә булмады. 31 яшьлек Орск егете Эдуард Зиннуровны тәүлектән артык эзләделәр. Аның белән элемтә Орск-Оренбург трассасының 68 километрында, Медногорск шәһәре тирәсендә өзелгән.Без бу турыда язган идек:http://www.zamansulyshy.ru/tt/hbrl/item/5788-orenburg-өlkәsendә-buran-vakyityinda-yulda-kaluchyilar-nichek-isәn-kalularyin-sөylә

4 гыйнвар көнне Эдуардның гәүдәсен машинасыннан ерак түгел җирдә табалар.

Егет белән хушлашырга якыннары, туганнары һәм дуслары - йөзләп кеше килгән.

Коткару хезмәтләренә дәгъвалар бар. Аларның эшчәнлеген хәзер Оренбург прокуратурасы тикшерә.

Әлеге коточкыч буранда Медногорск шәһренендә яшәп хезмәт итүче өлкән сержант Данила Максудов та кала. Трассада кешеләргә ничек тә ярдәм итәргә теләп, полиция хезмәткәре кечкенә балага үзенең курткасын, бер туташка - бияләйләрен бирә.
Нәтиҗәдә, башкаларга ярдәм күрсәткән егет үзенең кулларын өшетеп, бүген хастаханәдә ята: табиблар батыр егетнең сул кул бармакларын саклап калу өчен көрәшә.

Дөнья хәлен белеп булмый. Трассага чыкканда тулы бак бензин белән, термоста чәй белән, җылы киемнәр белән чыгыгыз. Алла сакласын!

Чыганак:http://matbugat.ru/news/?id=13609

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined