Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Төркиядә ял итүче татарстанлылар кире кайта алачакмы?

1 июньгә кадәр авиаэлемтәләр тукталды

 

Коронавирус белән бәйле вәзгыять начараю сәбәпле, Россия 15 апрельдән 1 июньгә кадәр Төркия һәм Танзаниягә авиоэлемтәләрне туктатты. 

Чикләү “җиле” ярты миллионнан артыграк туристыбызга кагыла. Россия Туроператорлар ассоциациясе мәгълүматларына караганда, бу чорда Төркиядә ял итүне генә дә 533 меңнән артыграк кеше планлаштырган булган. Туроператорларга бу илләргә юлламалар сатуны туктатып торырга тәкъдим ителгән. Бу иң элек Россия курортларына ихтыяҗ артачак дигән сүз.

Белгечләр әйтүенчә, хәзер инде сәяхәтчеләр Төркиягә арзанлы турларны октябрь-ноябрь айларына кадәр күрә алмаячак. Әмма изге урын буш тормый. Мисыр һәм Кипр Россия туристларын арзанлы, имин ял белән тәэмин итәргә әзер булуын белдергән.

“Ростуризм” башлыгы Зарина Догузова хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта Төркия һәм Танзаниядә туристлык юлламалары буенча ял итүчеләр турлары тәмамланганнан соң Россиягә бернинди кыенлыксыз кире кайта алачак. Турларны тәмаланганчы ялларын өзәргә карар кылучылар исә, туроператор белән үзара килешеп, бу мәсьәләне хәл итәргә тиеш. Төркия һәм Танзаниядә мөстәкыйль генә ял итүчеләргә исә, илгә кайту өчен, авиакомпанияләр сайларындагы үзгәрешләрне күзәтеп торырга туры киләчәк.

“Роспотребнадзор” башлыгы Анна Попова сүзләренә караганда, Төркия чигенең өлешчә ябылуы Россиядә авыручыларның 80 процентының чирне нәкъ менә шушы илдән йоктырып кайтуына бәйле.

Чыганак
 

 http://agryz-rt.ru/news/yashaesh/trkiyad-yal-itche-tatarstanlylar-kire-kayta-alachakmy

фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев