Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

"Тәртип" кире кайта: радио хәтта татарча сөйләшмәгән татарларга да барып җитәргә җыена

14 августтан Казанда 93.1 FM дулкынында «Тәртип» радиосы тапшыруларын тыңларга мөмкин. 28 августтан исә 90.2 FM дулкыннарында «Тәртип”не Чаллыда да тыңлаячаклар.

Яңа радионың оештыручысы — «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте. Радионың редакциясе Декабристлар урамы, 2 йортта, «Татмедиа» бинасында булачак.

Радиостанциянең баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева “Татар-информ” агентлыгына “Тәртип” булдыру тарихын, радионы кайтарырга ярдәм иткән кешеләр һәм аның яңа концепциясе турында сөйләде.
Тулырак: http://yashel-uzan.ru/news/yash%D3%99esh/trtip-kire-kayta-radio-khtta-tatarcha-sylshmgn-tatarlarga-da-baryp-itrg-yena

Радиостанциянең баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева “Татар-информ” агентлыгына “Тәртип” булдыру тарихын, радионы кайтарырга ярдәм иткән кешеләр һәм аның яңа концепциясе турында сөйләде.

- «Тәртип» радиосы 2008 елда  тест режимында эшләде. Ике ай гына эшләгәч, радио сүнеп калды. Ә 2014 елда чын-чынлап FМ ешлыкта эшли башлады. Максатыбыз— үткәннең яхшысын бүгенгегә кайтару иде.  Максатка 100 процент ирештек дип саныйм, чөнки бөтен кеше бирелеп «Тәртип»не тыңлады. Без максатка ирешкән икәнебезне ФМ ешлыкны югалтканда белдек, - ди Ризәлә ханым.

"Минем республика җитәкчелегенә, Президентыбызга чиксез рәхмәтемне белдерәсем килә. Мин гади авыл кызы, минем артта беркем дә тормый, минем яклаучыларым юк. Ләкин мин шуны әйтергә телим, шулай да кешенең сыйфатына игътибар итәләр һәм, барыннан да элек, аның эшләре буенча бәялиләр. Безнең Президент "Тәртип" радиосына аерым ешлыкка кайтырга мөмкинлек бирә. Моның өчен Рөстәм  Миңнехановка чиксез рәхмәтлемен. Ул мине үзендә кабул итте. Сөйләшү белән барлык моментлар турында фикер алыштык, бездә үзгәрешләр башланды инде. Эфир вакыты алты сәгатькә кадәр озайтылды, финанс мәсьәләләре хәл ителде. Һәм бу шәхсән миңа түгел, ә бөтен татар халкына Президентның зур бүләге. Президент безгә якындагы көннәрдә яңа көчләр, яңа идеяләр белән мөрәҗәгать итәргә, тыңлаучыларыбызга “Әссәләмүгаләйкем, сез “Тәртип” халык радиосын тыңлыйсыз” дигән сүзләр белән мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек бирде. Моның өчен меңләгән рәхмәт", - ди Ризәлә Исмәгыйлева.

«Тәртип» үз  нигезен саклап калачак. Аның девизы да «үткән белән көткән арасында күпер салу» дип атала. Баш мөхәррир әйтүенчә, пластинкадагы җырлар гына яңгырамаячак, андый нәрсә булмаячак. "Максат шундый — хәтта татарча белмәгән татарлар да яратып тыңлый алырлык радио эшлисе килә. Аллаһ Тәгаләнең, Президентыбызның ярдәме белән без бу эшне эшләрбез дип ышанам", - ди.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев