Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Түбән Чыршылыда «Әйдә, шаярт!» уены узган (+фотолар)

Лениногорск районы Түбән Чыршылы авылы мәктәбендә «Әйдә, шаярт!» татар телендә шаяннар һәм тапкырлар уены узган.

Анда 6-8 сыйныф укучылары тапкырлык ягыннан көч сынашкан. 

Командалар үзләре белән таныштырган, калган биремнәрне дә тиз уйлап, оста итеп башкарган. Аларны жюри әгъзалары бәяләп барган.

Беренче уен булгач, җитешмәгән яклар да булгандыр, тик уен барысына да ошады, дуслык җиңде, дип язганнар Түбән Чыршылы авылы мәктәбенең ВКонтакте социаль челтәрендә.

Уенның икенче чыгарылышы Яңа ел алдыннан булачак, диелгән. 

Фото һәм мәгълүмат Түбән Чыршылы авылы мәктәбенең ВКонтакте социаль челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев