Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Туган авылын, туган ягын данлаучы шагыйрь ул

Ул без - Лениногорск ягыннан дип әйтми, ә Шөгер төбәгеннән без, ди.

Якташ язучыбыз Таһир Шәмсуаров үз туган ягын, үз туган туфрагын яратып шулай ди. Әйе, аңа Шөгернең биек таулары, Яңа Иштирәкнең үзенә генә хас табигате, Мөэмин-Каратайның таулар арасында кечкенә генә бер авыл булып, ямь биреп утыруы ошый. Бу өч ноктаны - Таһир абыйның күңелендә булган хөрмәт хисе, ярату, җирсү хисе берләштерә.

"Таһир абый, син Казанда яшәсәң, әллә кайчан зур кеше булыр идең", - дип әйткәнебез бар. "Юк, авылымны Казанга алыштыраммы соң? Мин сала кешесе, минем кендек каным шунда тамган", - дип җавап бирә ул.

Ни өчен Таһир абый турында язам соң? Бүген яраткан шагыйребезнең туган көне. Таһир абый милләт, тел сагында торучы шагыйрьләрнең берсе. Туган ягын данлап язган шигырьләре дә күп. Ул бит хәтта көтү көткәндә, җиләк җыйганда да шигырь иҗат итә.

Таһир Яруллович бик актив, республикакүләм чараларда һәрвакыт катнаша, төрле тапшыруларда ул төп герой. Кайнап торган тормышта яши.

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Ш.Бикчурин исемендәге "Чишмә" берләшмәсе җитәкчесе Таһир Шәмсуаровны туган көне белән котлыйбыз. Аңа сәламәтлек, якты, кояшлы көннәр, хатыны Рәмзия апа белән балалар, оныклар игелеге күреп яшәвен, иҗади уңышлар телибез.

Бәхет
Төн. Юлчы сәфәрдә күптән
Ару белмичә атлый.
Аның кайтасы сукмагы
Күпме хатирә саклый.

Күктәге йолдызлар әнә
Сүзсез генә күзәтә.
Талгын җил исә иелеп
Тирләгән йөзен сөртә.

Күңел күзең күрә икән
Күккә үрелеп кара.
Иңнәрендә пар чиләге
Зөһрә кыз суга бара!

Ялгыз ай да мосафирны
Күптәннән инде таный.
Сары сарган ай тырышып
Күктә йолдызлар саный.

Юл ерак туган авылга
Озак кайтылыр кебек.
Борчылма, без бергә диеп
Башыннан сыйпый өмет.

Мин сине көттем дигәндәй
Дәрман өстәп юлчыга.
Күрәсеңме, тау артыннан 
Уянып кояш чыга.

И юлчы, ялгыз башыңа
Җиңел түгел, беләм юл.
Мәчет манарасы балкый
Бу синең туган авыл!

Йөгереп төшәсең таудан,
И кардәшем, яшең сөрт.
Сагыну басылсын дисәң
Җаныңда күрешү йөрт.

Ә таңда кайтып керәсен
Газиз кешесе белә.
Каршысына “Балам!” – диеп
Күрче, әниең килә!

Йөзенә нур иңде аның,
Елмаюлар өләшеп.
Әниле авылга кайту
Җир йөзендә зур бәхет!..

ТАҺИР ШӘМСУАРОВ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

10

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев