Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Туган җирнең үз улы

Рәгать Галиәгъзам улы Хөсәенов 1962 елның 30 июлендә Лениногорск шәһәрендә туган. Югары белемле. Хезмәт эшчәнлеген 1979 елда башлый. Армия сафларында хезмәт итеп кайткач, сәүдә өлкәсендә эшләп ала. Берара "Лениногорскнефть" идарәсендә инженер вазифаларын башкара. 2000 елда район һәм шәһәр администрациясе башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары булып билгеләнә. 2001 елда-район һәм шәһәр...

Рәгать Галиәгъзам улы Хөсәенов 1962 елның 30 июлендә Лениногорск шәһәрендә туган. Югары белемле.

Хезмәт эшчәнлеген 1979 елда башлый. Армия сафларында хезмәт итеп кайткач, сәүдә өлкәсендә эшләп ала. Берара "Лениногорскнефть" идарәсендә инженер вазифаларын башкара.
2000 елда район һәм шәһәр администрациясе башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары булып билгеләнә. 2001 елда-район һәм шәһәр администрациясе аппарат җитәкчесе, аннан администрация башлыгының икътисад буенча беренче урынбасары, 2006 елдан "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын үти. 2009 елның 12 мартыннан Лениногорск муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры булып сайлана.
Рәгать Хөсәенов туган шәһәре һәм районы язмышына бервакытта да битараф булмады. Шуңа да аның бүгенге эшчәнлеге шәһәр һәм районда яшәүчеләр тормышын югары дәрәҗәдә тотуга, муллыкка-иминлеккә ирешүгә, аларны социаль яктан яклауга юнәлдерелгән.
Ул районда булган һәр вакыйгадан хәбәрдар, халык белән аралашуга һәрвакыт әзер. Ел саен күпкатлы йортларның ишегалларында һәм һәр авылда узучы халык белән очрашуда шәхсән үзе катнаша. Шулай итеп, муниципалитетның алып барылган курска мөнәсәбәтен белә, нәтиҗәләр ясый. Шәһәр һәм районда 86 меңнән артык кеше, 25 милләт вәкиле бердәм, дус булып яши икән, монда Рәгать Хөсәеновның роле гаять зур.
Районның икътисади үсешенең төп өлешен нефть чыгару, төзелеш индустриясе һәм азык-төлек промышленносте алып тора. Бүгенге көндә 620 кече оешма-предприятие һәм 2 меңнән артык шәхси эшмәкәр үз эшчәнлекләрен башкара.
Узган ел Бөек Ватан сугышы ветеранының 53се яңа төзелгән торак йортлардан фатир алу бәхетенә иреште, "Ветераннарга-торак" федераль программасы эшли башлаганнан бирле 196 ветеран торак шартларын яхшыртты. Белгәнебезчә, әлеге эш быел да дәвам итә. Табиблар белән тәэмин итү мәсьәләсен чишү өчен, җирле бюджеттан финанс ярдәме белән иске инфекция хастаханәсенең бинасы фатир итеп реконструкцияләнде һәм медицина хезмәткәрләренә бирелде. Шулай ук яшь гаиләләр өчен социаль ипотека программасы нигезендә торак йортлар төзелеп, аларга тапшырылып бара.
Тәҗрибәле җитәкче, оста оештыручы буларак Рәгать Галиәгъзамович шәһәр һәм райондагы торак-коммуналь проблемаларны хәл итүгә һәрвакыт игътибар бирә. Күпфатирлы йортларга капиталь ремонт программасы буенча эшләр дәвам итә.
Рәгать Хөсәеновның эш стиленең үзенчәлеге шуннан гыйбарәт: ул һәр нәрсәгә иҗади якын килә, шул ук вакытта таләпчән дә, яңа прогрессив методларны аңлап, аларны җитештерү өлкәсенә кертергә омтылуы эшчәнлектә уңай нәтиҗәләр бирә. Халыкның сорау-гозерләренә битараф булып калмас өчен, муниципаль берәмлекнең сайтында "кайнар линия" телефоннары урнаштырылды, шулай ук Интернет-кабул итү эшли, моның аша гражданнар теләсә кайсы урындагы кешегә сорау биреп, нигезле җавабын да ала.
Район башлыгы инициативасы белән Урман паркы территориясен торгызу эшләре алып барыла. "ТатСталь" металлургия заводы төзелеше буенча инвестиция проектын реализацияләү юнәлеше дәвам итә. Бу - киләчәктә эшсезлек проблемасын хәл итүгә бер адым булачак
Шәхси хуҗалыклар үсеше бервакытта да игътибардан читтә калмады. Үз хуҗалыгы белән яшәүчеләр терлек санын арттыру мөмкинлегенә ия, авыл хуҗалыгы техникасы алып файдалана, маллар өчен биналар төзи яисә реконструкция үткәрә. "Эш башлаучы фермерлар" һәм "Гаилә фермасы" программасы буенча аңлату эшләре алып барыла.
Шәһәрдә тынычлык булдыру, куркынычсызлык максатыннан җирле бюджет хисабына видеокүзәтүләр системасы гамәлгә кертелде, хокук тәртибен саклау буенча җәмәгатьчелек пунктларын яңадан торгызу юнәлешендә эшләр бара.
Шәһәр һәм районның мәдәни һәм спорт тормышы бик бай һәм эчтәлекле. "Созвездие - Йолдызлык", "Сандугач сайрар илем" конкурсларында яулаган җиңүләр - моның дәлиле. Балалар һәм яшүсмерләр шөгыльләнүче спорт заллары, спорт мәктәпләре, хоккей буенча клублар үз эшчәнлекләрен киңәйтә. Спорт чаралары сәламәт тормыш рәвеше алып барырга ярдәм итә, физик тәрбия һәм спорт белән шөгыльләнүгә кызыксынуны арттырыр өчен этәргеч булып тора. Спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр ел саен төрле ярышларда җиңүгә ирешә.
Компетентлык һәм профессиональлек, таләпчән булу һәм эшчәнлеген планлаштыру методлары белән уңайлы идарә итү, максатка ирешүдә нык тору - әнә шул сыйфатлар хас районыбыз башлыгы Рәгать Галиәгъзам улы Хөсәеновка.
Юбилее белән котлап, аңа сәламәтлек, эшләренең гел уңай баруын, гаилә иминлеге, күтәренке кәеф телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Юбилей

2
X