Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тугызынчы каттан егылып төшкән кыз исән калган

Казанның Яңа Савин районындагы йортның тугызынчы каттагы тәрәзәсеннән бер кыз подъезд түбәсенә егылып төшкән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

 

«Әмирхан урамындагы 41 нче йортның тугызынчы катыннан бер кыз егылып төшкән. Шул турыда хәбәр бүген көндез 112 ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру бердәм номерына килде», – дип ачыкладылар Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Чакыру буенча 2нче зона отряды коткаручылары килгән. Алар баскыч куеп, подъезд түбәсенә менгән. Имгәнгән кызны каты носилкага салып аска алып төшкәннәр һәм ашыгыч ярдәм табиблары бригадасына тапшырганнар.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/25/183263/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев