Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тынычлыкны саклау – намус эше

Хокук саклау органнарында эшләүчеләргә тирән хөрмәт белән карыйм. Ник дигәндә, эшләренең аеруча катлаулы һәм җаваплы булуын төгәл беләм. "Ничә кеше - шуның кадәр характер", диләр. Ә аларга һәр кешенең мөрәҗәгатьләрен тыңларга, аны үтәргә һәм кайвакыт үзләренә карата дорфалык белән күзгә-күз очрашырга туры килә. Мәкаләмнең төп герое - Эчке эшләр бүлегенең...

Хокук саклау органнарында эшләүчеләргә тирән хөрмәт белән карыйм. Ник дигәндә, эшләренең аеруча катлаулы һәм җаваплы булуын төгәл беләм. "Ничә кеше - шуның кадәр характер", диләр. Ә аларга һәр кешенең мөрәҗәгатьләрен тыңларга, аны үтәргә һәм кайвакыт үзләренә карата дорфалык белән күзгә-күз очрашырга туры килә.


Мәкаләмнең төп герое - Эчке эшләр бүлегенең патруль-пост хезмәткәре Илнур Мортазин. Кабинетка килеп кергәч, ул мине үзенең тыйнаклыгы һәм тәрбияле булуы белән әсир итте.
Тумышы белән Илнур Мөслим районының Мөслим авылыннан. Авылдагы 1 нче урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Мөслимдәге 94 нче һөнәри училищега укырга керә һәм "В", "С" категорияле шофер, шулай ук 4 нче разрядлы электрчы һөнәрен үзләштерә.
2001 елда Илнурны армия сафларына чакыралар. Хезмәте Краснодар краенда уза. Ватан алдындагы бурычын намус белән үтәгәннән соң, туган якларына кайтып, эчке эшләр бүлегенә эшкә урнаша. Иң элек Мөслим район Эчке эшләр бүлегенә машина йөртүче булып алына. Бераз хезмәт иткәннән соң, 2008 елда гаиләсе белән Лениногорскига күченеп килә һәм, әлбәттә, яраткан һөнәрен Лениногорск Эчке эшләр бүлегендә дәвам итә. Монда ул милициянең участок уполномоченные булып урнаша. 2010 елда патруль-пост хезмәтенә күчерелеп, Илнурга взвод инспекторы вазифасын йөклиләр.
- Яңа коллектив ничек кабул итте, үзгәрешләрне авыр кичермәдеңме?- дигән соравыма, Илнур бер дә икеләнмичә:
- Юк, бик җылы каршы алдылар. Хезмәттәшләр белән дуслашуы да җиңел булды. Чит-ят итмәделәр, - дип җавап кайтарды.
Җәмәгать тәртибен саклау -патруль-пост хезмәткәрләренең төп бурычы. Аларга үзебезнең шәһәрдә генә түгел, ә башка шәһәрләрдә дә тәртип сакларга туры килә. Озакка сузылган командировкаларга "Бармыйм!" дип утыра алмыйсың. Телисеңме - юкмы, җитәкче боерыгын үтәргә туры килә. Хезмәт командировкасының соңгысын Чечня Республикасының Гудермес шәһәрендә уздырган Илнур. Лениногорскидан анда ул өч иптәше белән барган.
- Татарстаннан барлыгы 139 кеше идек. Алтай крае, Волгоград шәһәрләреннән килгән полиция хезмәткәрләре белән таныштык. Хезмәтебезнең төп бурычы - җәмәгать тәртибен саклау иде. Чечняда да, Дагыстанда да булдык, - дип искә ала ул хезмәт командировкасын, аннан август аеның соңгы атнасында гына кайтуы турында әйтеп.
Эштән буш вакытта улы Нурислам белән булырга ярата ул. Күптән түгел аңа өч яшь тулган. Малаеның кыю һәм үзе кебек тыйнак, итагатьле булып үсүен тели Илнур.
- Әйләнә-тирәбездә дорфалык, караңгы чырай һәм тәртипсезлек болай да күп. Улым андый булып үсмәсен иде. Кече яшьтән үк аңа матурлыкны өйрәтеп үстерәм. Киләчәктә, үзе сайлаган һөнәрендә бу сыйфатларның кирәк булуын яхшы аңлыйм, - ди Илнур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Илнур Мортазин

2
X