Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Унитаздан елан чыккан. Чит илдә түгел

Күпкатлы йортның бер фатирында яшәүчеләр өйләрендә елан күреп шаккатканнар. Бу хәл Санкт-Петербургта була. Баксаң, елан санузелдан чыккан һәм телевизор карап утыручы хуҗаларга ыслый башлаган. Куркып калган хуҗалар коткаручыларны чакыртканнар. Алар килеп тузбашны сачок ярдәмендә тоткан һәм ветеринария клиникасына алып киткән. Елан бер катка өстәге фатирда яши торган булган. Песиләре террариумның...

Күпкатлы йортның бер фатирында яшәүчеләр өйләрендә елан күреп шаккатканнар.

Бу хәл Санкт-Петербургта була. Баксаң, елан санузелдан чыккан һәм телевизор карап утыручы хуҗаларга ыслый башлаган. Куркып калган хуҗалар коткаручыларны чакыртканнар. Алар килеп тузбашны сачок ярдәмендә тоткан һәм ветеринария клиникасына алып киткән.

Елан бер катка өстәге фатирда яши торган булган. Песиләре террариумның өстен ачкач елан ике атна элек чыгып качкан булган. Ул канализация торбалары аша йөргән.

Күршеләре еланны тапкан кешеләргә куркып калып үтермәгәннәре өчен рәхмәт әйткәннәр.

http://www.almet-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев