Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Утыңны сүндереп Җирне коткаруда катнаш

Иртәгә, 19 март көнне, бөтендөнья бер сәгать электр энергиясе кулланмый торачак. Моннан берничә ел элек табигатьне саклаучылар тарафыннан уйлап табылган әлеге чара "Җир сәгате" ("Час Земли") дип атала. Бу көнне экологик шартларга битараф булмаганнар 20.30 - 21.30 вакыт аралыгында электр энергиясен кулланмаска тиеш. Соңгы берничә ел эчендә кешенең әйләнә-тирәгә кылган...

Иртәгә, 19 март көнне, бөтендөнья бер сәгать электр энергиясе кулланмый торачак. Моннан берничә ел элек табигатьне саклаучылар тарафыннан уйлап табылган әлеге чара "Җир сәгате" ("Час Земли") дип атала.
Бу көнне экологик шартларга битараф булмаганнар 20.30 - 21.30 вакыт аралыгында электр энергиясен кулланмаска тиеш.
Соңгы берничә ел эчендә кешенең әйләнә-тирәгә кылган зыяны санап бетергесез. Табигать саташып кыш урынына яз, яз урынына кыш килүләр дә моның бер билгесе, күрәмсең. Бөтендөнья кыргый табигать фонды безгә елына бер көн, бер генә сәгатькә булса да Җир анабызга игътибар итергә чакыра. Алар фикеренчә, әгәр һәр кеше бу көнне бер сәгатькә бөтен электр корылмаларын сүндереп торса, бу бер яктан энергияне экономияләргә, икенче яктан глобаль җылытуга каршы көрәш булачак.
Әлеге чарага син дә кушыл! Бу көнне компьютер, телевизор экраннарыннан аерылып шәм яктысында якыннар белән аралашырга, яки урамда саф һава суларга була бит.
http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев