Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ветеран Ядкәр Галимовны 90 яшьлек юбилее белән котладылар

Шәһәребездә яшәүче, Бөек Ватан сугышы ветераны Ядкәр Нәгыйм улы Галимов үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

 

Ядкәр Нәгыйм улы 1930 елның 8 мартында туган, 12 яшьтән бирле Шөгер авылында колхозда эшли башлый.

1948 елда 1 нче бораулау конторасында һөнәри эшчәнлеген башлый, Ромашкино нефть ятмасы ачылганнан һәм 3 нче скважина бораулаганнан соң, Яңа Писмән авылына юнәлеш буенча эшкә китә, анда 1986 елга кадәр эшли.

67 елдан артык ветеран хатыны Роза Гатуф кызы Галимова белән дус һәм тату яши, ике бала үстерә, оныкларын һәм оныкчыкларын тәрбияләргә булыша.

Ядкәр Нәгыйм улын 90 яшьлек юбилее белән котларга Лениногорск районы башлыгы  Рәгать Хөсәенов,  шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, гаилә парлары, туганнары һәм якыннары килгән иде.

 Рәгать Хөсәенов юбилярга истәлекле бүләк, РФ Президенты В.В. Путинның Котлау хатын һәм «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» юбилей медален тапшырды.

Шулай ук  Ядкәр Нәгыйм улының тормыш иптәше Роза Гатуф кызына «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» юбилей медале һәм чәчәкләр тапшырдылар.

Чәй өстәле артында ветеран үзенең хатирәләре белән уртаклашты һәм  игътибарлары өчен рәхмәт белдерде.

 

Лениногорск муниципаль районы мэриясе матбугат хезмәте

Фотолар: http://leninogorsk.tatarstan.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев