Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа елда мәгариф өлкәсендә нинди яңалыклар көтелә?

1 гыйнвардан мәгариф системасында эшләүчеләрнең, шул исәптән кече тәрбиячеләр, пешекчеләр, техник хезмәткәрләрнең хезмәт хаклары артачак.

Уртача алганда, оклад 2,5 меңнән 5,5 мең сумга кадәр арта дигән сүз. Мәктәпләрдә укучылар финанс белемен өйрәнә башлый. Ул булган дәресләр хисабына укытылачак.  

Укучыларның кышкы каникулы 16 гыйнварга кадәр озайтылырга мөмкин. Дәүләт Думасының Мәгариф комитеты рәисенең беренче урынбасары Яна Лантратова  коронавируска бәйле вазгыять сәбәпле, мәгърифәт министры Сергей Кравцовка шундый тәкъдим белән чыккан.

  Төбәкләргә мәктәпләрне яңарту өчен ил казнасыннан 90 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк. Әлеге сумма ике меңнән артык мәктәп, ашханәләрне төзекләндерүгә тотылачак. «Безнең укучылар заманча мәктәпләрдә укырга тиеш. Бүлеп бирелгән акча уңайлыклар, имин шартлар тудырырга ярдәм итәчәк», – дип белдерде Премьер-министр Михаил Мишустин.   Илдәге барлык 33 педагогик вузда да факультетара технопарклар булдырылачак. Әлеге технологик шартлар педагогика ысулларын яңартуны, фәнне үстерүне күздә тота.

  Татарстанда  беренче, икенче, өченче категориягә кертелгән мәктәпләрдә иминлекне саклауга 1,2 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк.   Киләсе елда республикада «Үсеш ноктасы» федераль проекты буенча 117 авыл мәктәбендә химия, биология, физика кабинетлары җиһазландырылачак. 52 мәгариф оешмасында, ягъни 46 мәктәптә һәм 6 урта һөнәри уку йортында компьютерлар яңартылачак.  

   2022 елдан татар теле һәм әдәбияты, дәүләт теле буларак, укыту планының мәҗбүри өлешенә кертеләчәк. Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белдергәнчә, туган тел ул – фән, аны һәркем укырга тиеш. Кайсы телне укытуны  әти-әниләр үзләре сайлый. Федераль стандартлар буенча, катнаш гаиләдә тәрбияләнүче бала татар телен белмәсә дә, аны  дәүләт теле буларак сайлый ала. Әгәр рус баласы татар телен сайлый икән, аның өчен ул – туган тел түгел, ә дәүләт теле.   – Һәр кеше туган телен сайлый ала, без шартлар тудырабыз. Туган тел буларак татар теле, дәүләт теле буларак татар теле, татар әдәбияты – өч программа федераль исемлеккә кертелде. Кайвакыт, без туган телне укырга теләмибез, дигән сүзне ишетергә туры килә.

Ә моны беркем сорамый, гомуми белем турында аттестат аласың килә икән, теге яки бу телне сайларга тиешсең. Ул уку планында бар, – ди Илсур Һадиуллин.

Ватаным Татарстан

 https://matbugat.ru/news/?id=35543

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X