Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Якташ рәссамга мактаулы исем бирелде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мактаулы исемнәр бирү турында карар чыгарды.

Рәссам Мансур Закировка «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» исемен бирү турында карарны имзалады. Документ Татарстан Президенты сайтында чыкты. Мансур Закировка мактаулы исем «сынлы сәнгать үсешенә керткән зур өлеше һәм күпьеллык уңышлы иҗади эшчәнлеге» өчен бирелә, диелгән карарда.

Мансур Закиров 1937 елда Яңа Шөгер авылында туган. Кечкенәдән рәсем ясарга ярата ул. Егерме ел Себердә яши. Аның күп картиналары Себернең кырыс табигате турында. 1989 елда туган авылына кайта.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев