Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Якташыбыз Гөлфия Исхакованың «Мактанчык, дип әйтмәгез!» дип аталган шигырьләр җыентыгы чыкты

Татарстан һәм Удмуртиянең язучылар берлеге әгъзасы Гөлфия Исхакованың татар һәм рус телләрендә, рәсемнәр белән бизәлгән китабын тәкъдим итү кичәсе Ижевск шәһәрендә булган.



 

Язучы, шагыйрә, Татарстан һәм Удмуртиянең язучылар берлеге әгъзасы Гөлфия Исхакованың балалар өчен иҗат иткән «Мактанчык, дип әйтмәгез!» дип аталган шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. Китап татар һәм рус телендә, нәни укучыны җәлеп итеп торучы рәсемнәре белән бизәлгән. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Шигырьләрне рус теленә Сергей Вострокнутов һәм Екатерина Пастухова тәрҗемә иткән.

9 декабрьдә Ижевск шәһәренең Муса Җәлил исемендәге татар китапханәсендә китапны тәкъдим итү кичәсе булган. Бу — авторның тугызынчы китабы. «Предидент булам» дигән балалар китабы республиканың балалар бакчаларында эшләүче татар төркемнәре, туган телне өйрәнүче мәктәпләргә, район һәм шәһәрләргә таратылган.

Гөлфия Исхакованың 200дән артык шигыренә композиторлар көй язган һәм аларны бүгенге татар эстрадасында танылган җырчылар башкара.

"Нечкә күңелле, тирә-юньгә игътибарлы, хискә бай Гөлфия Исхакова сәхнә тормышыннан татар мәдәниятеннән читтә түгел. Күп еллар дәвамында Воткинск шәһәренең Чайковский исемендәге бакча каршында «Тургай» халык татар җыр ансамблен җитәкли, әдәби һәм мәдәни кичәләр уздыра. Биредә яшәче татарларны бергә туплаучы, милли бәйрәмнәрне оештыруда актив катнашучы шәхес", диелә бу хәбәрдә.

 

Фото: tatar-congress.org

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев