Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Якташыбыз Сәрия Әхмәтова 90 яшен тутырды

Якташыбыз, тыл хезмәтчәне Әхмәтова Сәрия Хөсәен кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул Шөгер авылында күпбалалы гаиләдә туган, кечкенәдән хезмәткә өйрәтеп үстергәннәр.

 

Сугышның беренче көннәреннән үк әтисе һәм бердәнбер абыйсы Мурзин Ибраһим Хөсәен улын армиягә алалар. Аңа сугышчан биремнәрне үрнәк башкарганы өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Сәрия ханым абыйсы белән бик горурлана һәм аларның буыны бүгенге яшьләр өчен үрнәк булырга тиеш, дип саный.

Сугыштан соң 1953 елда ул Лениногорск шәһәренә күчеп килә. Төзелештә гомере буе штукатур-буяучы булып эшли. Ире белән өч ул тәрбияләп үстергәннәр. Юбилярның  киленнәре белән уллары, дүрт оныгы һәм ике оныкчыгы бар. Бердәм яшиләр, ял көннәрендә аның янына киләләр. Якыннары барысы да аны юбилее белән котларга килделәр.

Котлауларга шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова да кушылды. Ул ветеранга нык сәламәтлек, озын гомер һәм якыннарының һәм туганнарының кайгыртуын теләде: «Без сугыш һәм тыл геройларының исемнәрен истә тотарга тиеш. Алар  киләчәк буынның тыныч тормышы өчен барысын да эшләделәр", - диде ул.

Сәрия Хөсәен кызына бүләкләр һәм Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның шәхси котлау хатын тапшырдылар.

 

Мэриянең матбугат хезмәте

Фото: https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/1938554.htm

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X