Заман сулышы

Яшь гаилә агуланып үлгән. Шар кабарта торган газга

Бер фатирда 24 яшьлек әни белән 3 һәм 1,5 яшьлек малайларның, шулай ук этнең үле гәүдәсенә тап булганнар. Бу хәл Ярославль өлкәсендә була. Соңрак гаилә башлыгы - авыр хәлдәге 29 яшьлек ир дә реанимациядә үлә. Җинаять эше кузгатылган. Фаразларга караганда, гаилә әгъзаларына карата көч куллану билгеләре юк. Алар билгесез газ...

Бер фатирда 24 яшьлек әни белән 3 һәм 1,5 яшьлек малайларның, шулай ук этнең үле гәүдәсенә тап булганнар.
Бу хәл Ярославль өлкәсендә була. Соңрак гаилә башлыгы - авыр хәлдәге 29 яшьлек ир дә реанимациядә үлә.
Җинаять эше кузгатылган. Фаразларга караганда, гаилә әгъзаларына карата көч куллану билгеләре юк. Алар билгесез газ белән агуланудан үлгәннәр.
Вакыйга урынында тикшерүчеләр эшли. РИА Новости хәбәренә караганда, гаилә үләр алдыннан өйдә гелий белән шар кабарткан. Танышлары әйтүенә караганда, гаилә кабарткан шарлар сатып акча эшли торган булган.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: