Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яшь лениногорскилылар “Театраль Идел буе” фестиваленең муниципаль этабында катнаштылар

Яшь лениногорскилылар сәхнәдә спектакльләр уйнап, беренче чирканчык алсалар да, “Театраль Идел буе” фестиваленең муниципаль этабында бераз дулкынлану белән, әлеге фестивальнең мөһимлеген аңлап катнаштылар.


Быел Россиядә Театр елы, шул уңайдан Идел буе федераль округында яңа иҗтимагый проект – “Театраль Идел буе” фестиваленә старт бирелде. Әлеге  фестиваль – Идел буе федераль округының яңа иҗтимагый проекты, ул мәдәни күзаллауларны киңәйтү, гуманлык һәм патриотик кыйммәтләрне формалаштыру, яшьләр театр сәнгатен үстерү өчен яңа стимуллар булдыру, яшьләрне театр мохитенә җәлеп итү максатыннан оештырыла.

Бу көннәрдә мәктәп һәм студентлар театр коллективлары сайлап алу турында катнаша, ягъни муниципаль этабы бара. Безнең муниципаль район этабында Мәдәният сарае каршында эшләп килүче “Айсылу” театр коллективы катнашты. Ул 11нче гимназиядә үтте. “Айсылу” балалар театр коллективы район, республикакүләм конкурс-бәйгеләрдә җиңү яулаган коллектив. Түгәрәккә йөрүче балалар сәхнәгә тартылып кына тора.  Үзләре әйткәнчә, уйныйсы килеп тора. Әнә 8 яшьлек Фәиз Хөсәеновның гадәти генә йөрүе дә спектакльдә уйнаган кебек. Бөтерчек кебек кенә малай җырлый да, кирәксә бии дә һәм спектакльләрдә катнаша.

-    Җыр буенча мине Рәмзия Әхмәдовна өйрәтә, театрда уйнарга Зөмәрә Ләбибовна. Мин Куян, Былтыр рольләрен башкардым инде. Миңа бик ошый, татарча спектакльдә катнашырга яратам, чөнки мин – татар малае. Үз телемдә яхшырак сөйлим, - ди ул.


 Балаларның талантын, осталыгын вакытында күреп, сәхнәгә алып чыккан кеше – түгәрәк җитәкчесе Зөмәрә Шәрәпова. Аның түгәрәгендә шөгыльләнгән балалар киләчәктә үз юлын табачак. Театр сәнгате серләрен төшендерү җиңел түгел, һәр хәрәкәтне, һәр сүзне тамашачы карап, энә күзеннән үткәрә бит.
-    Быел безнең түгәрәк өч телдә: татар, рус, инглиз теледә спектакль күрсәтте. Татар төркеменә 13 бала йөри. Рус телле балалар белән эшләү авыррак, ләкин алар тырышып-тырышып татар телен өйрәнә, чөнки сәхнәгә чыгасы килә. Республика дәрәҗәсендәге урыннар алуыбыз белән дә горурланабыз, мәсәлән, “Дулкыннар” фольклор коллективы Казанда Гран-при яулады, - ди ул.


“Театраль Идел буе” фестивале кысаларында ул көнне “Сәхнә хәрәкәте”нә багышланган мастер-класслар күрсәтелде. Балалар лимон, карбыз, көнбагыш ашаган кыяфәт чыгарды, мимика һәм хәрәкәтләр белән ярату, күрәалмау, битарафлыкны күрсәтте. Болар барысы да спектакльдә кирәк бит.

Шулай ук Рәшит Шиһап исемендәге татар халык театры артистлары белән таныштылар.

Розалия Мостафина

Тулырак "Заман сулышы" газетыннан укыгыз

Ирина Биктимирова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев