Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яшьләр авазы: республиканың шәһәр һәм районнарында яшьләр форумнары үтәчәк

Яшьләр форумнары 12 нче апрельдән 30 нчы апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Һәрбер яшь кешенең, бу форумда үз инициативасы турында әйтү мөмкинлеге булачак.

. Форум -яшьләр сәясәтен тормышка ашыручы муниципаль  бюджет оешмаларының,  республикада баручы грант бәйгесенең төп этабы булып тора. Форумда шулай ук, грант бәйгесендә катнашуга кагылышлы рекомендацияләр дә биреләчәк. Яшьләр сәясәте муниципаль оешмаларына 50 миллионлык грант ярдәме күрсәтү турында сүз белән, яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов ведомствоның йомгаклау коллегиясендә  чыккан иде. Яшьләрнең инициативасын Президент Рөстәм Миңнеханов хуплады. Грантлар бәйге нәтиҗәләре буенча биреләчәк. “Без яшьләр тормышы шәһәрдә генә түгел, авылларда да гөрләп баруын телибез,- диде Дамир Фәттахов,- үзенең чыгышында,- әмма грантлар бәйгедә катнашучыларга гына биреләчәк. Бәйгегә яңа проектлар да, элегрәк эшләнгәннәре дә кабул ителәчәк. Без  грант бәйгесенә тирәнтен уйлап эшләнгән,сыйфатлы проектлар көтәбез.” Яшьләр форумнарының  үткәрелү тәртибе белән министрлыкның социаль челтәрләрендә белешергә мөмкин.

https://minmol.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев