Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Йолдызнамә 28 март-3 апрель

Кучкарларның сөйгәннәре белән сүзгә килүе ихтимал. Күпчелеге өйдә кемнең хуҗа булуын ачыкларга керешер. Эшегездә дә тынычсыз чор, җитәкче белән сүзгә килмәс өчен, үзегезне тыеп торырга туры килер. Атна ахырына хәл уңай якка үзгәрер. Үгезбозауларның артык нык тырышуларына карамастан, нәтиҗәгә ирешү авыр булыр. Шул ук вакытта сезгә кем беләндер сүзгә килүдән...

Кучкарларның сөйгәннәре белән сүзгә килүе ихтимал. Күпчелеге өйдә кемнең хуҗа булуын ачыкларга керешер. Эшегездә дә тынычсыз чор, җитәкче белән сүзгә килмәс өчен, үзегезне тыеп торырга туры килер. Атна ахырына хәл уңай якка үзгәрер.
Үгезбозауларның артык нык тырышуларына карамастан, нәтиҗәгә ирешү авыр булыр. Шул ук вакытта сезгә кем беләндер сүзгә килүдән сак булырга, проблемаларны чишәргә керешми торырга киңәш ителә. Кыскасы, йолдызлар сезгә җаваплы эш-гамәлләргә тотынмаска киңәш итә. Пәнҗешәмбедән хәл бераз җиңеләер, барысы да сезгә яхшы мөнәсәбәттә булып, ярдәм итәргә тырышыр.
Игезәкләр өчен атнаның башы күңел ачу, ял итү өчен уңышсызрак. Кеше күп җирдә булмаска тырышыгыз, шулай ук җәрәхәт алу мөмкинлеге дә бар, сак булыгыз. Ут-күздән һәм электр приборлары белән эш иткәндә аеруча сак булыгыз. Атнаның икенче яртысы уңайлырак булыр, кызыклы кешеләр белән танышырсыз, ялны гаиләгез белән үткәрергә тырышыгыз.
Кыслаларга атнаның беренче яртысы һөнәри һәм шәхси яктан үзгәрешләр алып килергә мөмкин. Сөйгәнегез белән мөнәсәбәтләрегез яхшы булса да, ачуланышырга мөмкинсез, чөнки сезгә әлеге чорда бер фикергә килү кыенрак. Йолдызлар сезгә бик кызмаска, азрак сабыр итеп тынычланырга киңәш бирә. Атнаның икенче яртысында бераз җиңеләер, өлкән туганнарыгыз кайгыртуын тоярсыз.
Арысланнар бу атнада үзләренә дә, тирә-яктагыларга да таләпчән булыр. Ул сезнең эшегездә конфликт та китереп чыгарырга мөмөкин әле. Сез килеп туган хәлләрне дөрес аңлап эш итә белергә тиеш. Дәвалану, физик күнегүләр ясау өчен бик уңышлы вакыт түгел, чөнки үзегезгә зыян салырга мөмкинсез. Атна ахырында телевизор, яисә компьютер каршында озак утырып тормагыз, нервларыгыз какшавы бар.
Кызларга йолдызлар акча туздырудан тыелып торырга куша. Сөйгән ярыгыз белән мөнәсәбәтләр сыналыр, тәҗрибә ясамагыз - ул сезгә зыян гына салыр. Күбрәк үзегез турында түгел, сөйгәнегез, туганнарыгыз турында уйлагыз. Атна ахырында романтик очрашу оештырып алсагыз да була, сөйгәнегез турында кайгыртуыгыз, аны яратуыгызны белдерегез.
Үлчәүләрнең гаиләсендә тавыш чыгуы бар, сөйгәнегез туганнарыгызга бәйле канәгатьсезлек белдерер, ул сезгә нык тәэсир итәр. Бу атнада йолдызлар мөһим эшләр башламаска, карарлар кабул итмәскә киңәш итә. Дәүләт органнары белән дә сүзгә килмәгез. Ял көннәрендә тыныч булыгыз, өйдәгеләр белән тавышланырга тырышмагыз.
Чаяннар атна башында үзләрендә психологик киеренкелек сизәр. Йолдызлар сезгә яңалыклар тыңламаска нервларыгызны сакларга киңәш итә. Сәламәтлегегезгә игътибарлырак булыгыз.. Атнаның икенче яртысы эшләү өчен уңышлы булыр, сезне яңа танышулар, романтик мөнәсәбәтләр көтә. Ял көннәрегез бик тыныч һәм күңелле үтәр.
Укчыларны атна башында зур чыгымнар көтә, аның күбесе балаларыгыз белән бәйле булыр. Шуңа алар белән кибетләргә бик кермәскә тырышыгыз. Дусларыгыз белән азрак аралашыгыз, чөнки юктан да сүзгә килергә мөмкинсез. Атна ахырында күңелегез тынычланыр, өлкән туганнарыгызның хәлен белергә онытмагыз.
Кәҗәмөгезләрнең атна башында эшләрендә кайбер проблемалар туарга мөмкин. Гаиләгездә дә хәлләр бик уңайлы булмас, барлык игътибарыгызны шуңа юнәлтергә туры килер. Берара эш һәм өй арасындагы проблеманы хәл итеп йөререгә туры килер. Йолдызлар сезгә бу чорда иң әһәмиятле эшләрне аерып алып, иң беренче шуларны хәл итәргә киңәш итә.Атнаның икенче яртысында файдалы танышулар көтелә.
Сукоярларга
Таныш булмаган кешеләрдән сак булырга киңәш ителә. Яңа мәгълүмат алу өчен дә уңышсыз чор, алар сезнең өчен бик үк файдалы булмаячак. Ерак юлга чыгудан тыелып торсагыз да комачауламас. Атнаның икенче яртысында финанс хәлегез яхшырыр, өстәмә керем яисә эш хакыгызны арттыруларын көтегез. Ял көннәрен гаиләгез белән уздырыгыз.
Балыкларга атна башына бернинди мөһим эшне дә планлаштырмаска киңәш итәләр, алар үтәлмәскә мөмкин. Вак-төяк чыгымнар көтелә. Атнаның икенче яртысында башкарган эшләрегез уңышлы булыр. Матди проблемаларыгызны да уңышлы хәл итәрсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев