Реклама
"ВКонтакте" социаль челтәрендә моннан бер ай чамасы элек югалган имам Сөләйман Зариповның туганнары тарафыннан аны эзләү буенча төркем оештырылды. Бүгенге көндә анда 236 кеше теркәлгән инде. Әлеге төркемне булдыручылар кешеләрне имамның үзе, шулай ук аның гаиләсе турындагы уй-фикерләре белән уртаклашырга чакыра. Шунысын да искәртик: моннан алдарак Россия Тикшерү комитетының Татарстан...
"ВКонтакте" социаль челтәрендә моннан бер ай чамасы элек югалган имам Сөләйман Зариповның туганнары тарафыннан аны эзләү буенча төркем оештырылды. Бүгенге көндә анда 236 кеше теркәлгән инде.
Әлеге төркемне булдыручылар кешеләрне имамның үзе, шулай ук аның гаиләсе турындагы уй-фикерләре белән уртаклашырга чакыра.
Шунысын да искәртик: моннан алдарак Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе Сөләйман Зариповның югалуы чит илдән килгән акчаларны бүлешү белән бәйле булырга мөмкин, дип хәбәр иткән иде.
Сөләйман Зариповның туганнары исә имам турындагы теләсә нинди мәгълүмат бирүчегә 1 миллион сум күләмендә акчалата бүләк вәгъдә итте.
Чыганак:http://intertat.ru/tt/yanalyklar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз