Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Заман сулышы “ газеты һәм сайтында тәмле сыйлар бәйгесе дәвам итә

Көтмәгәндә кунаклар килеп төшкән очракта, бик тиз һәм бик тәмле итеп пешерелә торган сыйлар бәйгесе – “Телеңне йотарсың” дип атала. Бәйгедә катнашучыларның тагын берсе Фәния Әхмәдуллина.

Фәния ханым  Лениногорскида, гаиләсе белән үз йортларында яшиләр. Аларның өй яны бакчаларын күреп, андагы тәртип-чисталык, матурлык белән хозурланмый калган кеше юктыр. Бакча эшен дә, өй эшен дә бик пөхтәлек белән башкара Фәния ханым. Аның тагын бик яраткан эше – тәмле ашлар пешерү. Бәйгедә ул “бәрәңге пәрәпәче” дип аталган, гади дә, бер үк вакытта бик тәмле дә ризык белән катнаша.

Пәрәпәч пешерү өчен 300грамм сыешлы бокалга яртылаш сөт һәм җылытылган су , ярты чәй калагы тоз, дүрт аш кашыгы сыек май, 1 йомырка кушып камыр баса. Бик әйбәтләп баскач камырны беразга  “ял итәргә” куя.

Бәрәңге пешереп, аны ак май салып төя. 3-4 йомырка сытып болгата да, аны бәрәңгегә куша. Ял иткән камырны кечкенә кисәкләргә бүлеп түгәрәкләп җәя һәм өстенә бер сантиметр чамасы калынлыкта бәрәңге сылый. Кырыйларын күтәртеп бөреп куя. Май салып кыздырган табада, духовкада пешерә. Фәния ханымның аш-суга оста икәнен тирә-якта һәркем белә. Ә оныклары  ул пешергән сыйларны көтеп кенә тора, “бәрәңге пәрәпәчен” дә бик яраталар.

  “Заман сулышы “ газеты һәм сайтында тәмле сыйлар бәйгесе дәвам итә. 18 нче августка кадәр, үзегез әзерли торган ризык турында кыскача язма һәм фотосүрәтегезне 8 953 499 02 97 Ватсап номерына җибәрегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев