Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

"Адмирал" сәүдә комплексы януда гаепләнүчеләр хөкем ителде

Казанның Киров районы суды «Адмирал» сәүдә комплексында янгын турында шау-шу куптарган эш буенча хөкем карары чыгарды. Хөкем карары берничә көн укылды.

Суд 12 кешене гаепле дип тапты һәм гомуми алганда, 90 ел чамасына хөкем итте.

Казанның Мәскәү районы судында дүрт елдан артык көтелгән хөкем карарын укыдылар. Хөкем ителүчеләр эскәмиясенә 12 кеше утырды. Суд утырышы залында урыннар калмады диярлек. Хөкем ителүчеләргә терәк булырга аларның дуслары һәм туганнары килгән иде.

Дәүләт гаепләүчесе иректән мәхрүм итүнең реаль вакытын, гомуми 100 ел сорады.

Җинаять эше күләме 344 том тәшкил итте. 700дән артык кеше эш буенча зыян күрүчеләр дип табылды. Янгын нәтиҗәсендә гомуми зыян 1,5 млрд сумнан артык тәшкил итте.

Зыян күрүчеләргә рухи зыян өчен 11 млрд сумнан артык акча түләтү турында граждан дәгъвалары белдерелгән.

 

Бу хакта тулырак: http://tat.tatar-inform.ru/news/2019/05/23/186790/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев