Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Апасын үтергән өчен лениногорскилыны хөкем иттеләр

Лениногорск шәһәр суды тарафыннан  аеруча авыр җинаять өчен хөкем карары чыгарылды.


Лениногорск районында яшәүче 51 яшьлек  хатын-кызга карата аеруча авыр җинаять өчен җинаять эше каралды. Ул элек аеруча авыр җинаять өчен иректән мәхрүм итү урыннарында булып кайткан.

Суд ачыклаганча, узган елның декабрендә алкоголь эчеп, исерү халәтендә гражданка Б. үзенең апасы М. белән бәхәскә керә. Аңа карата мәсхәрәле сүзләр әйтә. Б.ның кулында пычак була, ул шуның белән апасының корсак турысына кадый. Нәтиҗәдә, апасы алган җәрәхәтләрдән шунда урында вафат була.

Суд утырышы барышында Б. Үзенең гаебен өлешчә генә таный, ничек итеп пычак кадавы турында хәтерләмәвен әйтә. Б.ның гаебе шаһитләр һәм зыян күрүчеләрнең күрсәтмәләре буенча дәлилләнә, шулай ук суд тикшерүе вакытында җинаять эше буенча булган материаллар да моны раслый.

Суд тикшерүе тарафыннан Б.һәм М.ның спиртлы эчемлекләрне еш кулланулары, еш кына бәхәскә керүләре, бәхәснең азагы кайчакта сугышуга кадәр барып җитүе ачыкланды. Берничә елдан бирле килә торган низаг-бәхәснең ахыры да аянычлы тәмамланды.
Суд гражданка Б.га җәза билгеләндә, аның 2005 елдан бирле табиб-нарколог күзәтүендә торуын исәпкә алды. Экспертиза нәтиҗәләреннән чыгып, суд гражданка Б.җинаять кылган вакытта да, аннан соң да гаепле дип тапкан. Җинаять кылган вакытта ул исерек хәлдә булган, бу көчле дулкынлануны (аффект) һәм башка эмоциональ халәтләрне гамәлдән чыгара.

Шулай итеп, суд гражданка Б.ны кеше үтерүдә гаепле дип тапты, аңа карата җәза билгеләде, 6 елга иректән мәхрүм итте.  Б. гомум режимлы төзәтү колониясендә уздырачак.


Лениногорск шәһәр суды 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X