Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Авырлы хатын-кызны үтергәнче кыйнаган ир-атны хөкем иттеләр

Балтач районында яшәүче 44 яшьлек Илдар Фәләхетдинов суд тарафыннан 12 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Җинаять 5 сентябрь кичендә Балтач районы Түбән Сасна авылында кылына. Илдар Фәләхетдинов үзенең дусты - авырлы хатын-кыз белән кәеф-сафа корып утыра, аннары көнчелек аркасында арада низаг чыга. Илдар Фәләхетдинов дустын бик каты кыйный. Качып котылырга теләгән...

Балтач районында яшәүче 44 яшьлек Илдар Фәләхетдинов суд тарафыннан 12 елга ирегеннән мәхрүм ителде.


Җинаять 5 сентябрь кичендә Балтач районы Түбән Сасна авылында кылына. Илдар Фәләхетдинов үзенең дусты - авырлы хатын-кыз белән кәеф-сафа корып утыра, аннары көнчелек аркасында арада низаг чыга. Илдар Фәләхетдинов дустын бик каты кыйный. Качып котылырга теләгән хатын-кыз урамга йөгереп чыга. Ләкин өйдән ерак китә алмый - аңын югалтып егыла. Аны иртән генә күреп алып, хастаханәгә озаталар, ул шунда җан бирә.
Фәләхетдинов үз гаебен тулысынча таныган. Суд аны махсус режимлы колониягә җибәрү шарты белән 12 елга ирегеннән мәхрүм итте. Хөкем карары әле канунлы көченә кермәгән.

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/52087-avyirlyi-hatyin-kyiznyi-%D2%AFterg%D3%99nche-kyiynagan-ir-atnyi-h%D3%A9kem-ittel%D3%99r.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев