Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Балалары, хатынын һәм әнисен үтергән сектант тоткарланганда яраланган

Хәзер ул реанимациядә ята. Табиблар әйтүенчә, хәле тотрыклы саклана. Исегезгә төшерәбез, әлеге коточкыч җинаять Түбән Новгородта кылынган иде. Бер фатирда полиция хезмәткәрләре алты бала һәм җиденчесенә авырлы хатын-кызның мәетен тапты. Җинаять кылуда шик гаилә башлыгына төште. Аның дини сектада булуы да ачыкланды. Хокук сакчылары соңрак аның әнисенең дә үле гәүдәсен...

Хәзер ул реанимациядә ята. Табиблар әйтүенчә, хәле тотрыклы саклана.
Исегезгә төшерәбез, әлеге коточкыч җинаять Түбән Новгородта кылынган иде. Бер фатирда полиция хезмәткәрләре алты бала һәм җиденчесенә авырлы хатын-кызның мәетен тапты. Җинаять кылуда шик гаилә башлыгына төште. Аның дини сектада булуы да ачыкланды. Хокук сакчылары соңрак аның әнисенең дә үле гәүдәсен тапты.
Тикшерү барышында җинаятьченең эзенә бик тиз төштеләр. Аны Владимир өлкәсендәге Ковров шәһәрендә тоткарладылар. Дачадагы йортта булган Олег Белов чолганышта калуын аңлап, хокук сакчыларына пычак белән ташлана, шул вакытта яралана.
Фото: lifenews.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: новгород утереш