Реклама
30 июльдә Түбән Мактама бистәсенең Буденный урамындагы 11 нче йортында бер ир-ат мәете табыла. Аның гәүдәсендә кискәләгән һәм пычак белән кадаган эзләр күп була. Әлеге җинаятьне кылуда шикле кеше тоткарланган инде: ул зыян күрүченең танышы, Түбән Мактама кешесе булып чыга. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара, дип хәбәр итә "Әлмәт атңнары"...
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз